💐 ӘБИЕМ, ӘБЕКӘЕМ! ❤️ — 2 октября 2026 г. в 08:00:01.608
💐 ӘБИЕМ, ӘБЕКӘЕМ! ❤️ 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Әйшә гимназиясендә «Әбием, әбекәем» дип исемләнгән җылы һәм күңелле кичә узды. Бәйрәмгә укучыларның яраткан дәү әниләре, дәү әтиләре, әбиләре һәм бабайлары чакырылды. Гимназия директоры Гөлнур Зыятдинова кунакларны бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп, һәр көннең матур мизгелләренә сөенеп, озын һәм бәхетле гомер кичерүләрен теләде. Укучылар да бу очрашуга зур тырышлык белән әзерләнгән иде. Алар өлкәннәргә багышлап матур җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, төрле музыка уен коралларында уйнап, кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте. 🎶 Күңел җылысы, ихлас елмаюлар һәм матур чыгышларга бай булган кичә өлкән буын вәкилләренең күңелендә якты хатирәләр калдырды. Алар гимназиядән рухи азык, балаларның игътибары һәм мәхәббәтен тоеп таралды. ❤️ Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең хәер-фатихагыз, акыллы киңәшләрегез һәм күңел җылыгыз һәрчак безнең өчен кадерле! Әйшә гимназиясенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бачкова.