Табигать никтер көйсезләнә әле… 🍂❄️ — 3 октября 2026 г. в 05:59:25.358
Табигать никтер көйсезләнә әле… 🍂❄️ Көзнең икенче аена гына аяк бастык, ә ул инде безне карлары белән куркытмакчы була, ахры. 😄 Чаллыга җитәрәк әнә шулай тирә-якны ап-акка күмеп, кар явып үткән. Көз белән кыш чиратлашып, үзара урын бүлешә башлаган мәл бугай. ☺️ Кар бураны булса да түзәрбез, иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын! 🤲 Ә руль артындагыларга исән-имин йөрүләрен, юлларының хәвеф-хәтәрсез булуын телибез. 🚗🙏