Сагындыра шул чаклар...💔
Сагындыра шул чаклар...💔 ✍️Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинның социаль челтәрдәге язмасыннан: «Бу үләннең исемен дә белмим. Без бала-чага вакытта әнием (мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын) безне өч литрлы бидоннар белән Ишек чаты чишмәсенә суга җибәрә иде. Шул вакытта бу үләнне дә җыеп кайта идек. Аның белән буялмаган идәннәрне ышкып юа идек. Идән сап-сары төскә керә, өй эченә шундый хуш ис тарала иде... Сагындыра шул чаклар. Әниле балачакны, авылның гади дә кадерле мизгелләрен сагындыра... ❓Дуслар, сез бу үсемлекнең исемен беләсезме?»