🍓 Бишнә авылыннан даими укучыбыз Айгөл Гыйләҗиева безнең белән кызыклы күренешне уртак...
🍓 Бишнә авылыннан даими укучыбыз Айгөл Гыйләҗиева безнең белән кызыклы күренешне уртаклаша! Көз уртасы җитсә дә, Айгөлнең бакчасындагы җир җиләге һаман да чәчәк атып, җимеш биреп утыра. 🌸🍓 Ә җимешләре — чын җәйне хәтерләтә! 💬 Айгөл үзе болай дип яза: «Җир җиләге яңадан чәчәк атып, җимеш биреп утыра. Ноябрьгә кадәр шулай дәвам итә ул 😁 Урманнан алып кайтып утырткан җир җиләге бу. Ике ел элек утырттым». Табигатьнең үз могҗизалары бар шул! 😊 Ә сезнең бакчаларда көз көне дә җимеш бирүче җиләкләр бармы? 🌿