🌷 ТАТАР ТАНАЕ АВЫЛЫНДА — ӨЛКӘН БУЫНГА ХӨРМӘТ ҺӘМ ҖЫЛЫЛЫК
🌷 ТАТАР ТАНАЕ АВЫЛЫНДА — ӨЛКӘН БУЫНГА ХӨРМӘТ ҺӘМ ҖЫЛЫЛЫК 1 октябрь көнне Татар Танае авылы мәдәният йортында, китапханә һәм авыл җирлеге хакимияте белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган «Ә җыерчыклар — бары тик кояш нурлары» дип исемләнгән җылы очрашу кичәсе узды. Бәйрәм табыны янында ихлас аралашу, күңелле уеннар һәм матур җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар «Тормыш зирәклеге» шаян викторинасында теләп катнаштылар, төрле кызыклы конкурсларда көч сынаштылар. Көлү, шаяру һәм күтәренке кәеф бу кичнең аерылгысыз өлеше булды. 😊 🎶 «Яшьлегебез җырлары» музыкаль программасында исә яшьлек елларын искә төшереп, күптән онытылган җырларны бергәләп җырладылар. Бер мизгелгә генә булса да, вакыт кире әйләнеп кайткандай тоелды... 📚 Китапханәче әзерләгән «Яшьлек эликсиры сере» күргәзмәсе дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Анда матурлык, сәламәтлек һәм озын гомер серләре белән бәйле файдалы киңәшләр һәм рецептлар урын алган иде. Авыл җирлеге хакимиятенә ярдәме һәм чарада актив катнашуы өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Бергәләп үткәрелгән мондый очрашулар күңелләрдә озак сакланырлык матур хатирәләр калдыра. ❤️ «Кунакларның йөзендә елмаю күрү, аларның яшьлек хатирәләрен тыңлау, күзләрендә очкыннар балкыганын күрү — үзе зур бәхет. Мондый очрашулар безгә өлкән буынның зирәклеге, җылылыгы һәм тормыш тәҗрибәсе чын хәзинә икәнен тагын бер кат искәртә», — дип яза мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова. 🌼 Кичәдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәт! Күңелләрегез һәрчак яшьлек дәрте, җылылык һәм шатлык белән тулып торсын!