🏃♂️ Свияжскта спорт бәйрәме: бергә — җиңүгә!
🏃♂️ Свияжскта спорт бәйрәме: бергә — җиңүгә! Узган ялларда Свияжск мәктәбендә «Без спорт яклы, ГТО белән бергә!» девизы астында көзге кросс узды. Укучылар матур табигать кочагында үз көчләрен сынадылар, җитезлекләрен күрсәттеләр һәм бер-берсенә көч биреп ярыштылар. 💪 Бу көн спорт, дуслык һәм күтәренке кәеф белән истә калды! 🏅 👏 Барлык катнашучыларны котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм матур стартлар телибез! ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.