🌷 «КАРТАЯ МЕНИ СОҢ ЙӨРӘК?» — КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖЫЛЫТКАН ОЧРАШУ
🌷 «КАРТАЯ МЕНИ СОҢ ЙӨРӘК?» — КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖЫЛЫТКАН ОЧРАШУ 3 октябрь көнне Акъегет мәдәният йортында өлкән буын вәкилләренә багышланган «Картая мени соң йөрәк?» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. ✨ Кичә Фиргать хәзрәтнең изге, ихлас теләкләре белән башланып китте. Аннан соң мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һәм мәктәп укучылары бергәләп әзерләгән матур концерт программасы бәйрәмгә ямь өстәде. 🎶 Җыр-моң, шигырьләр, җылы сүзләр белән үрелеп барган кичәдә һәркем үзенә күңел җылысы алды. Бәйрәм мул чәй табыны артында дәвам итеп, ихлас аралашу, матур хатирәләр һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды. ☕️❤️ «Мондый очрашулар өлкәннәребезгә хөрмәтебезне белдерү, алар белән аралашып, күңелләрен күтәрү өчен бик мөһим. Кичәбез матур хатирәләр булып күңелләрдә озак саклансын», — дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.