🍂 «Көзләр ямьле сезнең белән»
🍂 «Көзләр ямьле сезнең белән» Күзегездәге бәхет чаткылары Яшәү яме бирсен һәркемгә! Фәрештәләр сезгә юлдаш булсын, Изге дога йөртсен гомергә! ❤️ 3 октябрь көнне Тау Иле мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Көзләр ямьле сезнең белән» исемле бәйрәм концерты узды. 🎶 Моңлы җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке белән үрелеп барган кичә өлкәннәребезгә матур кәеф һәм җылы хисләр бүләк итте. Кичәбезне бизәгән барлык тамашачыларга, хезмәттәшләремә һәм дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм! 🌷 Алдагы көннәрдә дә шундый матур, җылы очрашуларда кабат-кабат күрешергә насыйп булсын! Сикәлтәсез булсын үткән юлыгыз, Җылы җилләр генә иссеннәр! Һәрвакыт та барган юлыгызда Ак чәчәкләр генә үссеннәр! 🤍 ✏️ Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова