🏃♀️ Спорт, елмаю һәм бердәмлек!
🏃♀️ Спорт, елмаю һәм бердәмлек! Яшел Үзән шәһәренең 4 нче гомуми урта мәктәбендә ГТО спорт фестивале узды. Укучылар йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, тартылу һәм кулларны бөгеп-турайтуда үз көчләрен сынадылар. Иң мөһиме — һәр сынауны күтәренке кәеф һәм бер-береңә ярдәм белән уздылар! 🙌 Бу көн спорт кына түгел, ә дуслык, көчле рух һәм үз-үзеңне җиңү бәйрәме булды. Һәр катнашучы — җиңүче! 🏅 👏 Барлык укучыларга, укытучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт! Яңа уңышлар һәм спорт җиңүләре телибез! ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.