🌷 ӨЛКӘННӘР КӨНЕ — КАДЕРЛЕ КЕШЕЛӘРЕБЕЗГӘ ХӨРМӘТ БӘЙРӘМЕ! 🌷
🌷 ӨЛКӘННӘР КӨНЕ — КАДЕРЛЕ КЕШЕЛӘРЕБЕЗГӘ ХӨРМӘТ БӘЙРӘМЕ! 🌷 Мулла Иле авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан бик җылы һәм күңелле очрашу узды. ❤️ Күп еллар дәвамында китапханәдә һәм мәдәният йортында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан кадерле апаларыбызны бәйрәм белән котладык. Аларның һәркайсы авылның мәдәни тормышына үзеннән зур өлеш кертте, яшь буынга матур үрнәк калдырды. 🌿 Очрашу барышында үткән елларны искә төшереп, күңелле хатирәләр белән уртаклаштык, җылы сүзләр әйттек. Мондый очрашуларның кадере аеруча зур — чөнки игътибар һәм ихтирам һәркемгә кирәк. 🤗 🌸 Кадерле апаларыбызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, гаилә бәхете һәм һәр көннең шатлыклы мизгелләрен тоеп яшәүләрен телибез! 📚 Мулла Иле китапханәсе җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова