🇷🇺 Мулла Иле мәдәният йортында иртәдән эш кайный!
🇷🇺 Мулла Иле мәдәният йортында иртәдән эш кайный! Монда һәркем үз өлешен кертергә тырыша. 🤲 Уңган-булган апаларыбыз, кулларыннан килгәннең барысын да эшләп, егетләребезгә ярдәм әзерли. Һәр җыелган посылка, һәр бәйләнгән әйбер, һәр кылган изге гамәл — алгы сызыктагы егетләребезгә җылылык һәм ярдәм булып барып җитсен. ❤️ Иң зур теләк: егетләребез исән-сау булсын, туган якларына, гаиләләре янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар! 🙏 🇷🇺 Безнең егетләр — безнең горурлык! 🤲 Тынычлык һәм иминлек телибез! «Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина