🌽 КЫРДА ЭШ КАЙНЫЙ!
🌽 КЫРДА ЭШ КАЙНЫЙ! Норлаттан Татар Әҗәленә бара торган юл уңаендагы басуда бүген дә техника тавышы тынмый. 58 гектар мәйданда кукуруз үсә. Көннәр матур торганда, механизаторлар да эшне тизрәк төгәлләргә тырыша. 🚜 Язгы культураларны җыеп урнаштырганнар. Хәзер 1400 гектарда кукуруз силоска салына, 1500 гектар көнбагышны майга суктыру эшләре бара. Кукурузның уңышы гектарыннан уртача 30 тоннага җитә. – Эшебез ачык һавада, шуңа күрә төрле һава торышына яраклашырга өйрәнгәнбез. Уңай ягын табарга тырышабыз, – ди «ВЗП „Заволжья“» ҖЧШ җитәкчесе Ислам Закиров. 🌾 Моннан тыш, кырларда җирне туңга сөрү, салам әзерләү кебек эшләр дә дәвам итә. Көзге кырларның үз мәшәкате, үз ритмы бар. Ә басуда эш бер минутка да туктамый. 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа