Яшел Үзән районы имамнары өчен икенче белем бирү семинары уза ✅
Яшел Үзән районы имамнары өчен икенче белем бирү семинары уза ✅ Бүген, 13 октябрьдә, Яшел Үзән шәһәренең Әбу Хәнифә исемендәге мәдрәсәсендә Яшел Үзән районы имамнары өчен икенче белем бирү семинары уза. ☝️Семинарның төп максаты — имамнарның дини белемен арттыру, ислам дине мәсьәләләрен хәнәфи мәзһәбе нигезендә аңлату һәм дини оешмалар эшчәнлегендә законлылык таләпләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклау. Чарада Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин катнаша. Семинар кысаларында тәкфир куркынычы, хәнәфи мәзһәбендә шәригать чыганаклары, бидгать, тәкълид һәм мәзһәбкә иярү мәсьәләләренә багышланган лекцияләр каралган. Шулай ук дини оешмалар эшчәнлегендә законлылыкны саклау темасы буенча чыгыш һәм сорауларга җаваплар бирү планлаштырылган. Мондый очрашулар имамнар арасында тәҗрибә уртаклашу, дини мәгърифәтне үстерү һәм җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып тора.