🎉 Яшел Үзәндә Лидия Михайловна Удовенконың 100 яшьлек юбилее билгеләп үтелде
🎉 Яшел Үзәндә Лидия Михайловна Удовенконың 100 яшьлек юбилее билгеләп үтелде «Игелек йорты»нда бүген бәйрәм — биредә яшәүче Лидия Михайловна Удовенконың 100 яшьлек юбилее. Гасырлык юбилеен билгеләп үтүче Лидия Михайловнаны котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова килде. Лидия Михайловна кунакларга үзенең бай һәм катлаулы тормыш юлы турында сөйләде, истәлекле фотолар тупланган альбомын күрсәтте 💐 Лидия Михайловна 1926 елның октябрендә туган. 15 яшендә әсирлеккә эләгеп, Германиягә мәҗбүри эшләргә җибәрелә. Өч ел да өч ай ул әсирлектә була. Туган ягына Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне әйләнеп кайта. Техникум тәмамлаганнан соң Пятигорск шәһәренә күчә һәм 30 ел дәвамында җирле заводта баш пиво кайнатучы булып эшли. 1995 елда Казанга күченеп килә. Бүген ул Яшел Үзәндәге «Игелек йортында» яши. ❤️ 100 яшендә дә Лидия Михайловна тормышка булган мәхәббәтен һәм активлыгын саклап калган. Очрашу барышында Эльмира Зарипова «Игелек йорты»нда яшәүчеләр белән аралашты, учреждение хезмәткәрләренә һәм директоры Ольга Волчковага Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. «Игелек йортында» яшәүчеләр өчен уңайлы һәм актив тормыш алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә бәйләү түгәрәге, спорт, арт-терапия бүлмәләре, кул эшләре остаханәләре һәм бию дәресләре эшли. Интернатта яшәүчеләр республика һәм федераль конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар яулый. 🌷 Лидия Михайловна, 100 яшьлек юбилеегыз мөбарәк булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм озын-озак еллар бәхетле гомер телибез! 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа