❤️ Ихлас очрашу, җылы сүзләр һәм йөрәккә үтеп кергән мизгелләр…
❤️ Ихлас очрашу, җылы сүзләр һәм йөрәккә үтеп кергән мизгелләр… Кичә Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә капиталь ремонттан соң беренче тапкыр Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концерты узды. Әлеге кичәнең иң тәэсирле мизгелләре белән бүлешәбез. 🪖Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан якташыбыз, Яшел Үзән егете Руслан Сибгатуллин белән очрашты. Ихлас аралашу, җырлар, җылы сүзләр… Артист Руслан белән күреште, әлегесе вакытта яу кырында булган егетләргә матур теләкләрен җиткерде. Мондый очрашуларның кадере аеруча зур. Чөнки кайчак бер җылы сүз, бер ихлас кочаклау да күңелгә көч һәм өмет бирә. ✏️ Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди һәм гуманитар ярдәм дә күрсәтә. Аның Руслан белән очрашуы да игътибарсыз калмый торган, күңелгә үтеп керә торган мизгелләрнең берсе булды. Егетләребез исән-сау булсын! Яралар тизрәк төзәлсен, күңелләр тынычлансын, ә туган йортлар һәркайсын кочагын җәеп каршы алсын. Әниләрнең күз яшьләре шатлыктан гына тамсын, гаиләләргә кабат кавышу бәхете насыйп булсын! Тынычлык килсен. Һәркем үз өенә исән-сау кайтсын! ❤️ 📹 Видео: Лилия Фаритовна, Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа