Якшәмбе иртәсе… ☀️
Якшәмбе иртәсе… ☀️ Халык тирән йокыга талган. Ашыгасы да, чабасы да юк. Урамнар тын, дөнья беразга гына туктап калган сыман. 🛌🧸 Кемдер әле мендәр кочаклап ята, ә кемдер, бәлки, бүген беренче тапкыр сәгатькә карамыйча, рәхәтләнеп йоклыйдыр. Бүген ашыкмыйк. Якшәмбе бит ул — җанга ял бирә торган көн. 🤍 Ял көнегез хәерле һәм бәрәкәтле үтсен! 🌿