Бүген — Әтиләр көне. 🤍
Бүген — Әтиләр көне. 🤍 Әти… Бу сүздә күпме көч, ышаныч һәм җылылык бар. Әти — бала чакта кулыннан җитәкләп баручы, егылсаң күтәреп алучы. Үсә төшкәч тә, синең өчен борчылып, киңәшен биреп, кирәк чакта бер сүзсез генә яныңда тора белүче кеше. Кайчак без аларга «рәхмәт» сүзен дә әйтергә онытабыз. Ә бит әти йөрәгендә баласы һәрвакыт бала булып кала… ♥️Әтиләребез исән чакта кадерләрен белик. Кочаклыйк. Хәлләрен сорашыйк. «Мин сине яратам, әти» дип әйтергә оялмыйк. Чөнки кайбер сүзләрне соңрак әйтергә мөмкинлек булмаска да мөмкин… Әтиләребез исән-сау, озын гомерле булсын. Ә инде арабыздан киткән әтиләрнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге яшәсен. 🕊️ Барлык әтиләрне, бабайларны һәм әти булырга әзерләнгән ир-егетләрне Әтиләр көне белән! Әти — гаиләнең терәге, баланың иң зур таянычы. ❤️