КЕШЕЛӘРГӘ ХӘЕР-ДОГА ГЫНА КЫЛЫЙК 🙏
КЕШЕЛӘРГӘ ХӘЕР-ДОГА ГЫНА КЫЛЫЙК 🙏 عَنْ أَبِي الدَّرْدَاءِ اَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم كَانَ يَقُولُ: دَعْوَةُ الْمَرْءِ الْمُسْلِمِ لِأَخِيهِ بِظَهْرِ الْغَيْبِ مُسْتَجَابَةٌ، عِنْدَ رَأْسِهِ مَلَكٌ مُوَكَّلٌ كُلَّمَا دَعَا لِأَخِيهِ بِخَيْرٍ قَالَ الْمَلَكُ الْمُوَكَّلُ بِهِ: آمِينَ وَلَكَ بِمِثْلٍ «Мөселманның янында булмаган кардәше өчен догасы – кабул була торган догалар төреннән. Кардәшенә хәерле нәрсә сораганда, янындагы вазыйфалы фәрештә (аңа җавап итеп): «Әмин, үзеңә дә шул булсын», – дип әйтеп тора». Имам Мөслим «Сахих», №2733-нче хәдис. Саф, гөнаһсыз, догалары кабул була торган фәрештәләрнең безгә дога кылуларын теләсәк, догаларыбызда дин кардәшләребезне онытмыйк һәм алар өчен бары хәерлесен сорыйк.