🥧 Дуслар, бәлешнең итлесен дә, дөгеле-йөземлесен дә пешерәбез. Ә бүген сезгә кабак бәл...
🥧 Дуслар, бәлешнең итлесен дә, дөгеле-йөземлесен дә пешерәбез. Ә бүген сезгә кабак бәлеше рецептын тәкъдим итәбез! 🎃 Бу тәмле рецепт белән Таския Вагизова үзенең ВКонтакте сәхифәсендә бүлешә. Кирәкле ингредиентлар: 🎃 кабак 🍚 250 г дөге 🧈 90–100 г ак май 🥛 1 стакан кефир 🧂 тоз — тәменчә 🍶 2 аш кашыгы 9%лы уксус 🍇 төрле кипкән җимешләр: күрәгә, йөзем, кара җимеш һ.б. 🍬 шикәр комы — теләк буенча Әзерләү тәртибе: 250 г дөгене аз гына утта бүрттереп алабыз. Кабакны кичтән турап, тозлап куябыз. Эчлеккә теләгән кеше шикәр комы өсти ала. Таския ханым үзе шикәр салмаган, ә аның урынына төрле кипкән җимешләр — күрәгә, йөзем, кара җимеш — кушкан. Камыр өчен: 1 стакан кефирга тоз, эретелгән 90–100 г ак май һәм 2 аш кашыгы 9%лы уксус салып, камыр басабыз. Камыр бик тәмле һәм йомшак килеп чыга. Аны бәлеш өчен генә түгел, юка пироглар һәм пирожкилар ясау өчен дә кулланырга була. Ә кабак, дөге һәм кипкән җимешләрдән ясалган эчлек белән бәлеш — тел йотарлык тәмле! 😋 Ә сез кабак бәлешен ничек пешерәсез? 🎃🥧 Чыганак/фото: Таския Вагизова