Перейти к содержимому
Максиметер

💔😥 УРЛАП АЛГАН БӘХЕТНЕҢ ӘЛЕ БЕРКЕМГӘ ДӘ БӘХЕТ КИТЕРГӘНЕ ЮК

💔😥 УРЛАП АЛГАН БӘХЕТНЕҢ ӘЛЕ БЕРКЕМГӘ ДӘ БӘХЕТ КИТЕРГӘНЕ ЮК ✍️ «Йөрәгем ике ут арасында» дигән хат басылып чыккач, газета укучыларыбыз мондый язмышларга битараф калмыйча, үз фикерләрен җиткерде. Менә шуларның берсен Яшел Үзәннән Мәдинә апа шалтыратып әйтте: – Рания, сиңа киңәшем шул: Айратның гаиләсен бозып йөрмә. Әгәр дә ул сине чын күңеленнән яраткан булса, өйләнгән булыр иде. Димәк, яратуы шуның кадәр генә булган. Ә инде күпме вакыт узгач, сиңа икенче тапкыр ялгышлык кылырга ярамый. Урлап алган бәхетнең әле беркемгә дә бәхет китергәне юк. Кайчандыр хыянәт иткән ирнең сине тагын ташлап китмәячәгенә ышаныч юк. Башка пар табып, үзеңнең гаилә учагын булдыр. Чит-ятлар үтеп керә алмаслык гаиләне. Һәр хатын-кыз үзенчә матур, синең игътибарны яуларлык ирләр, һичшиксез, табылыр. Айратны уйламый башлаганның икенче көнендә үк табылачак. Күрерсең, мин күрәзәче кебек. #әйтәмәле

405 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.