💔 Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән
💔 Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән Чаллы – Сарман автомобиль юлының 30нчы чакрымында, Шыгай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә Volvo йөк машинасы белән «Лада XRAY» җиңел автомобиле бәрелешкән. Җиңел машина салонында биш кеше булган. Һәлакәттә дүрт кеше үлгән, 13 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» каршы як полосага чыккан, шуннан соң йөк машинасы белән бәрелешкән. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү үткәрә. Вакыйга урынында Сарман районы прокуроры Алексей Панишев та эшләгән.
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости