❤Уфада III Бөтенрусия балалар фольклориадасы ахырына якынлашты. Бөтен илдән килгән 78 и...
❤Уфада III Бөтенрусия балалар фольклориадасы ахырына якынлашты. Бөтен илдән килгән 78 иҗат коллективы өйләренә таралыша — кайсы самолетта, кайсы поездда. ❤Фестиваль көннәре җыр-моң, халык биюләре, матур милли костюмнар һәм ихлас елмаюлар белән тулы булды. ❤ Балалар яңа дуслар тапты. Бу дуслык һәм бергә уздырган күңелле вакыт турындагы истәлекләр аларның йөрәгендә озак саклансын. ❤Ә без сезне тагын көтәчәкбез! Башкортстан ишекләре талантлы һәм үз эшенә гашыйк кешеләр өчен һәрвакыт ачык!