📚БДИга әзерләнүче баланың рационында нинди ризыклар булырга тиеш? — 11 июня 2026 г. в 08:04:02.054
📚БДИга әзерләнүче баланың рационында нинди ризыклар булырга тиеш? ✅Майлы балык, йомырка һәм кабак орлыгы - болар имтиханнарга әзерлек чорында укучы бала менюсында булырга тиешле ризыклар. ✅Укучы имтиханнар тапшырырга әзерләнгәндә, аның рационына игътибарлы булырга һәм баш миен яхшырак эшләтүче ризыклар белән тәэмин итәргә кирәк. Бу очракта майлы балыклар аеруча ярдәм итәчәк. ✅Скумбрия, сельдь, сөләйман балыгы — Омега-3 май кислоталарына бай, алар баш миенә яхшы эшләү өчен кирәк һәм фикерләү процессын тизләтергә, шулай ук хәтерне яхшыртырга ярдәм итә. Шуңа күрә баланың рационына атнага 2-3 тапкыр майлы балык кертегез. ✅Баш миенең яхшы эшләве өчен ризыкта холин матдәсенең күп булуы кирәк. Ә ул йомырка сарысында, иттә, шулай ук солы боткасында, чәчәк кәбестәдә күп.