САБАНТУЙДА БУЛДЫМ😍👍 — 6 июня 2026 г. в 14:26:09.323
САБАНТУЙДА БУЛДЫМ😍👍 (5 яшьлек бала авызыннан) Булмады минем гомергә Сабантуйда булганым. Көттерделәр, үсеп җитеп, Биш яшьне тутырганны. Әби әйтә:"Сабантуй ул-- халкыбызның Изге милли йоласы. Язгы чәчүләр беткәчтен Бәйрәм итеп аласың". ...Матур гына аланлыкка Күпме халык җыелган! Барысы да безне генә Көткән кебек тоела. Биек кенә баганага Матур флаг элделәр. Кайбер апа-абыйларга Зур бүләкләр бирделәр. Бигрәк тә миңа охшады Атларның чабышканы. Көчле-көчле абыйларның Көрәштә ярышканы. Әбием белән карадык Капчыклар бәрешкәнне, Бүрәнәдән малайларның Мәтәлешеп төшкәнне. Әбигә бигрәк ошады Көянтәләп су ташу. Күмәкләшеп, тырышып, Ике якка бау тарту. Мин дә малай-кызлар белән Чи йомырка ташыдым. Йомыркам гына ватылды: Тотмый юньләп кашыгым. Мине дә бүләкләделәр Төсле йомырка белән. Җиңгән өчен түгел инде, Җиңелгән өчен, беләм. Әни үзе сатып алды Бер сабантуй бүләге. Автоматлы булу иде Бик күптәнге теләгем. Аннан инде бергәләшеп, Туңдырма да яладык. Аяк өсте торып кына, Матур концерт карадык. Уйлап кайтам, бу бәйрәмне Булган икән күргәнем: Олимпия уеныдай, Бу "сабантуй" дигәнең! Рәсимә Ильясова