⛹Ә сез көненә ничә адым атлыйсыз? — 21 июля 2026 г. в 05:47:24.934
⛹Ә сез көненә ничә адым атлыйсыз? Терапевт һәм кардиолог Лидия Ионова кешегә көненә 10 меңгә якын адым үтәргә, ягъни бер атна эчендә 70 мең адым ясарга кирәк, дип белдерә. "Җәяү йөрү — ул безнең тормышыбызның нигезе, чөнки кеше өстәл артында утыру өчен генә тумаган. Баштан ук кешенең гәүдәсе атлап йөрү, хәрәкәт итү һәм физик яктан актив булу өчен яраклаштырылган. Шуңа күрә көненә 10 мең адым үтү — һәр кеше өчен мөһим булган физик активлыкның минимумы ул", — дип белдерә белгеч.

