💢Лимон — С витаминына иң бай җимеш дип санала. Ләкин чынлыкта бу алай түгел, ди белгеч... — 5 августа 2026 г. в 05:19:51.850
💢Лимон — С витаминына иң бай җимеш дип санала. Ләкин чынлыкта бу алай түгел, ди белгечләр. 💢Беренче урында — барбадос чиясе. 100 граммында —1000нән 3300 мг га кадәр С витамины бар! 💢Икенче урында гөлҗимеш килә – 650 мг. 💢Өченче урында — кызыл болгар борычы. Анда — 250 мг. 💢Кара карлыган белән сырганак дүртенче урынны бүлешә. Аларда 200шәр мг С витамины бар. 💢Аскорбин кислотасына бай саналган лимоннарда ул нибары 60 мг.

