💦Бала колагына су керсә... ... — 4 августа 2026 г. в 09:53:46.088
💦Бала колагына су керсә... ✅Колакка су кергәч, уңайсыз хәлдән кешеләр мөмкин кадәр тизрәк арынырга омтыла. Һәм бу дөрес тә, чөнки ул колакта озак торса, бактерияләр үрчи. ✅Колактагы суны чыгаруның иң киң таралган ысулы — башны кыегайтып селкетү. Әмма галимнәр фикеренчә, бу бер дә файдалы түгел. ✅Алар белдерүенчә, сабыйның ишетү юллары тар, шуңа да суны чыгару өчен башны селкеткәндә көч килә һәм ул баш миенә зыян китерергә мөмкин. ✅Иң яхшысы — колак тонган якка иелеп, тыныч кына торырга яисә берничә тамчы бор спирты салырга.

