🤕Балагызның телефон мошенниклары белән аралашуын аңлап алсагыз... — 1 августа 2026 г. в 05:28:32.694
🤕Балагызның телефон мошенниклары белән аралашуын аңлап алсагыз... ‼Мондый ситуациядә тиз һәм түбәндәге тәртип буенча эш итәргә кирәк. 📌Сөйләшүне, элемтәне өзәргә: шалтыратуны төгәлләргә һәм кабат җавап бирмәскә. 📌 Әгәр баладан читтән телефонга керү өчен кушымта урнаштыруны сораган булсалар (AnyDesk, TeamViewer һәм шуңа охшашлар), телефонда Интернетны сүндерергә яки авиарежим кабызырга. 📌Мессенджердагы язышуларны (переписка) бетермәскә, җуймаска. 📌Баладан нәрсә булганын ачыкларга: ул акча күчергәнме, смс кодларын һәм карта мәгълүматларын әйткәнме, кредит рәсмиләштергәнме яки "хәвефсез исәп"кә күчергәнме, аңа нинди дә булса йөкләмәләр биргәннәрме. 📌Банкка (башка телефоннан) карта артындагы номер буенча шалтыратырга, карта һәм счетларны блоклауны, операцияне туктатуны таләп итәргә. 📌Дәлилләрне теркәп куярга: язышу скриншотлары, мошенникларның номерлары һәм аккаунтлары, акча алучыларның реквизитлары, чеклар, сөйләшүләрнең язмалары. 📌Полициягә 112 яки 102 номеры буенча шалтыратырга, гариза бирергә һәм банкка мөрәҗәгатьне язмача кабатларга. 📌Банк кушымталарында, "Дәүләт хезмәтләре"ндә, почта һәм мессенджерларда парольләрне алыштырырга, ике факторлы аутентификацияне кертергә, кирәк булганда кредитларга тыю рәсмиләштерергә.

