АВГУСТ🌺🌻🍒 — 1 августа 2026 г. в 03:20:23.406
АВГУСТ🌺🌻🍒 Август нәрсәне аңлата? Тарих битен актарыйк. Бу сүзнең мәгънәсе ничек? Бергәләп уйлап карыйк. "Август"— "изге", "бөек," дигән, Мәгънәгә ия икән. Рим империясе башлыгы Октавьян аны йөрткән. Җәйнең иң зиннәтле ае Менә бит каян киткән!!! "Август" титулына бары Бөекләр лаек икән. Чынлап та, бигрәк тә үзгә, Бик затлы бу җәй ае: Чәчкә-гөлләргә күмелгән... Уңышның. да иң бае! Басуларда , ел ашарлык, Тук башаклар өлгерә. Тулышып пешкән җимештән Сутлар тама мөлдерәп. Кояш бераз сабырланып, Сибә назлы нурларын. Җирне дымлап, явып китә Шифалы яңгырлары. Кызарып пешкән алмалар Хуш исләрен тарата. Җәйнең җылы ыспас мәле Саф хисләрне уята. Август ае. Бераз моңсу... Җәйләр кайтмас кирегә... Тик шулай да җаным тыныч: "Август" дигән бөек титул Затлыларга бирелә! Рәсимә Ильясова.

