❤Бишек җырлары көйләр өчен 7 сәбәп. — 31 июля 2026 г. в 10:26:16.469
❤Бишек җырлары көйләр өчен 7 сәбәп. 🔹1. Бишек җырлары әнигә дә, балага да файдалы, аның көе тынычландыру тәэссиренә ия. 🔹2. Бишек көйләренең ритмы тыныч йөрәк тибеше ритмына (минутына 68-72 тибү) якын. 🔹3. Йөклелек вакытында бишек җырларын җырлаган хатын-кызларның йөрәк ритмы һәм кан басымы нормальләшә. Моннан тыш, җырлау искиткеч сулыш гимнастикасы булып тора. 🔹4. Йөклелек вакытында бишек җырлары җырлау карындагы сабый өчен бик файдалы: аның йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшчәнлеге, плацента, андагы кан әйләнеше яхшыра. Моннан тыш, бала тугач, әнисенең тавышын тизрәк таный, иртәрәк гүләп авазлар чыгара. 🔹5. Балаларына бишек җырлары җырлаучы әниләрдә лактация белән проблемалар булмый диярлек, сабый белән тыгыз эмоциональ бәйләнеш формалаша. 🔹6. Бишек җырлары тыңлаган бала авазларны иртәрәк әйтә, гүли башлый, иртәрәк теле ачыла. 🔹7. Әнисе бишек җырлары җырлап үстергән бала психик тайпылышларга азрак дучар, ул тынычрак, интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе югарырак була.

