Бирешергә юк исәп!🥰📚
Бирешергә юк исәп!🥰📚 Беренче сыйныфка кердек Сары төс кунгач көзгә. Балалар бакчасына юл Ябылды хәзер безгә. “Йокым килә”, –.диеп, иртән Иркәләнеп ятмыйбыз. Дәрескә соңга калмаска, Шәп-шәп кенә атлыйбыз. Әти-әниләр, әлбәттә, Безгә килә ярдәмгә. Белем учагына утын Салабыз бергә-бергә. Арып китсәк тә кайчакта, Бирешергә юк исәп. Заманында Президентны Белемле иткән мәктәп. Люция Әблиева. Динар Кәлимуллин фотосы. Фотода: Уфа районы Шамонино урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары.