БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ🔔💐
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ🔔💐 Бүген җиһанда Кыңгырау чыңы. Белем иленә Чакыра моңы. Мәктәп— баланың Белем баскычы. Алар кулында-- Алтын ачкычы. Укытучы ул-- Әйдәп баручы. Белем иленә Юллар яручы. Бүген мәктәптә Белем бәйрәме. Кулларда балкый Чәчәк бәйләме. Ачып куелган Мәктәп ишеге. Мәктәп— баланың Белем бишеге. Рәсимә Ильясова.
326 просмотров