🍁Октябрьский шәһәреннән яшь талант Рамазан Басыймов Беренче каналдагы "Голос. Дети" пр...
🍁Октябрьский шәһәреннән яшь талант Рамазан Басыймов Беренче каналдагы "Голос. Дети" проектында катнаша. Яңа сезонны төшерү Мәскәүдә узган. 🍁Проектның жюри составына бу сезонда шоу тарихында иң яшь остаз Ваня Дмитриенко, җырчы Полина Гагарина (аның өчен бу "Голос"ның унберенче сезоны булачак), опера җырчысы Аида Гарифуллина һәм аның ире, танылган җырчы Алексей Воробьев кергән. 🍁Рамазан Басыймов катнашлыгындагы яңа сезон эфирга сентябрь ахыры — октябрь башында чыгар дип көтелә. Быел Рамазан Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясенең музыка мәктәбенә укырга кергән. Фото: Басыймовларның гаилә архивыннан