😥Уфада тугыз айлык сабый ваннада суга батып үлгән.
😥Уфада тугыз айлык сабый ваннада суга батып үлгән. 🔹Фаҗига Менделеев урамындагы фатирда булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ваннада әниләре, 3 яшьлек һәм 9 айлык ике бала булган. 🔹Ниндидер мизгелдә 9 айлык малай ваннада караучысыз калган һәм батып үлгән. Кызганычка каршы, чакыру урынына килгән табиблар балага инде ярдәм итә алмаган. 🔹 Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе тикшерү үткәрә. Фаҗиганең барлык шартлары ачыклана, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. 🔹Әти-әниләр, кечкенә балаларны су коендырганда үзләрен генә калдырмагыз, сак булыгыз!