Цикламен җылы яратмый
Цикламен җылы яратмый 🌺Кибетләрдә матур итеп шау чәчәктә утырган цикламенны ни өчен өйдә үстерү шактый кыен? Монда төп момент – цикламенның тынычлык чоры. Табигатьтә алар кыш көне, салкынча вакытта чәчәк ата. Ә җәй көне яфракларын коя һәм “йокыга” китә. Ял итү чоры гадәттә май башыннан сентябрь уртасына кадәр дәвам итә. Бу гөл бүлмә шартларында да үзен нәкъ шулай тота. 🌺Кыш көне цикламеннарны 10-15 °С температурада үстерергә кирәк. һәм менә моннан төп проблема килеп чыга да инде – фатирда мондый шартларны кайдан табарга? Салкынча балкон - иң шәп урын. Әгәр температура югарырак булса, бу гөл зәгыйфь сузылган яфраклар үстерә, бик начар чәчәк ата һәм тиз чери. 🌺Цикламеннарга даими су сибәргә кирәк – әгәр туфракны киптерсәң, яфраклар шунда ук шиңә башлый. Суны бүлбегә эләкмәслек итеп, чүлмәк кырыена гына агызырга кирәк. 🌺Цикламеннар өчен һаваның оптималь дымлылыгы – 50 процент. Әмма кыш көне фатирларда ул корырак – 25 процент чикләрендә. Шуңа күрә һаваны дымландырыргыч сатып алырга яисә су салынган савытны һәрвакыт янәшә куярга кирәк.