Әти-әниләр эштә — балалар үзләре генә өйдә. Хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерәбез!
Әти-әниләр эштә — балалар үзләре генә өйдә. Хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерәбез! Каникулларда күп кенә балалар өлкәннәр күзәтүеннән мәхрүм кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе көн фаҗигасез узсын өчен биш мөһим кагыйдәне искә төшерә: ‼Ишек: таныш булмаган кешеләргә (хәтта «почтальоннарга» һәм «сантехникларга»да), үзләрен кем дип кенә таныштырсалар да, ишекне ачмаска. ‼Техника: розеткалар һәм газ белән бернинди тәҗрибәләр дә үткәрмәскә. Баланы техник корылмаларны дөрес һәм хәвефсез сүндерергә өйрәтегез. ‼Тәрәзәләр: москит челтәрләре егылып төшүдән саклап кала алмый! Махсус блокираторлар куегыз. ‼Элемтә: бала сезнең телефон номерларын һәм ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерын яттан белергә тиеш. ‼Бала янгын вакытында нишләргә кирәклеген белергә тиеш. 🙏Бала белән сөйләшегез — 5 минут әңгәмә гомерне саклап калырга мөмкин!