📚Русия Мәгариф министрлыгы агымдагы уку елында укучыларның тәртибен бәяләү системасын ...
📚Русия Мәгариф министрлыгы агымдагы уку елында укучыларның тәртибен бәяләү системасын кертте. Әлегә ул, пилот проекты буларак, Русиянең 7 төбәгендә үткәрелә һәм якынча 2 мең укучыны колачлый. 🤕Тәртип өчен начар билге алучыларны нәрсә көтә? 📚Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, тәртип өчен куелган билге өлгереш өчен билгеләрдә, аттестациядә, шулай ук укучының аттестатында чагылыш тапмаячак. ❗️ Әмма чирек яки триместр эчендә "ярамый торган тәртип" бәясе алган укучыларның ата-аналары белән психологик-педагогик консилиум уздыру һәм укучы белән профилактик эш оештыру өчен нигез булачак.