❗️“Роспотребнадзор” котыру чирен төп таратучылар турында искәртте.
❗️“Роспотребнадзор” котыру чирен төп таратучылар турында искәртте. Белгечләр кисәтүенчә, котыру - аеруча кискен, йогышлы, үлемгә китерә торган чир. Бу вирусны бүреләр, ярканатлар, этләр, мәчеләр, авыл хуҗалыгы терлеге, керпеләр, хәтта тиеннәр дә таратырга мөмкин. ❗️Авыру билгеләре барлыкка килгәнче, 10 көн алдан ук, котыру вирусы авыру җанварның төкерегендә булырга мөмкин, ә кешегә йоктыруның төп юлы — тешләү. ❗️Әгәр җәнлек һөҗүм итсә, яраны кичекмәстән юарга, водород перекисе эремәсе белән эшкәртергә, яраның кырыйларына 5 процентлы йод сөртергә кирәк. ❗️Аннары ашыгыч рәвештә травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк.