ӘБИЛӘР ЧУАГЫ🍂
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ🍂 Көз ае бик сабыр... Сибәли вак яңгыр... Җәй китте еракка, Килмәс шул кунакка... Ишекне шар ачып, Җәй тора, күр, басып! Кунакның тансыгы, Күңелгә якыны. Көннәре кояшлы, Җылы, шат карашлы. Моңсу көз яшәрә, Ямь таба яшәүдә. Күрсәтә ачык йөз, Кунакчыл юмарт көз. Тик кунак күп тормый, Көзләрдә җәй тумый. Әбиләр чуагы-- Бары көз кунагы... Рәсимә Ильясова.
184 просмотров