💢"Гаилә белән сайлауга килдек!"
💢"Гаилә белән сайлауга килдек!" Ксения, Степан һәм Кира бу көнне озакка хәтерләренә сеңдереп калдырыр. Әнә бит, кешеләр дә үзләренә әйләнеп карап, соклану белдерә, килеп кочаклап ала. Ә алар, бер уйласаң, әллә нәрсә дә эшләмәде кебек: бары тик киемнәрен милли элементлар белән бизәп, сайлауга килде. —Милли киемнәр һәр кешене бизи, әллә кайдан аерылып торасың. Аннары бу патриотизм билгесе дә: кокошник киеп, мин үз милләтемә сөюемне, Ватаныма хөрмәтемне белдерәм, — ди Марина. — Сайлауларга зур җаваплылык белән карыйбыз, безнең өчен бу гражданлык бурычы һәм шул ук вакытта бәйрәм. Ә быелгы 2026 ел Русия халыкларының бердәмлеге елы һәм Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы билгесе астында уза. Менә шуңа күрә сайлауга килгәндә милли элементларын кулланырга карар кылдык. Ә инде сайлауларга балалар белән бергә бару — гаиләбезнең традициясе, алар кечкенәдән тавыш бирүнең мөһимлеген аңласын һәм үскәч үзләре дә катнашсын өчен гел үзебез белән алабыз, бу чарага бәйрәм төсе бирәбез, бу аларда гражданлык җаваплылыгы тәрбияли, — дип тормыш иптәшенә кушыла Дмитрий. Актив һәм матур бу гаиләгә — Марина һәм Дмитрий Макшаковларга һәм аларның балаларына уңышлар телик! Ксения, Степан һәм Кира илебезнең чын патриотлары булып үсәр, дип ышанабыз! Гөлнара Гыйлемханова, Яңавыл шәһәре.