📌Чираттагы уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары һәм аларның дәрәҗәләре (баскычлары...
📌Чираттагы уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары һәм аларның дәрәҗәләре (баскычлары) исемлеге рәсми рәвештә расланган. 📌Сүз Русия мәктәп укучылары олимпиадалары советы (РСОШ) карамагында үткәрелә торган олимпиадалар исемлеге турында бара. Бу 2027-28 уку елында югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре проектында телгә алынган исемлек. 📌Исегезгә төшерәбез, анда укырга керү сынауларыннан башка (БВИ) ташламалы керү хокукы бары тик олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм бары тик 10-11нче сыйныф укучылары өчен генә бирергә тәкъдим ителә. 📌Моңа кадәр призерлар да, шулай ук 8нче һәм 9нчы сыйныфлардан олимпиадаларда катнашучылар да ташламага ия булган. 📌Мәгариф һәм фән министрлыгы ташламалар бирә торган олимпиадалар санын 83тән 60ка кадәр киметкән.