🐠Нинди балык файдалырак?
🐠Нинди балык файдалырак? ✅Медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Смирнова билгеләвенчә, нутрициологлар беренче урынга скумбрия һәм сельдь балыгын куя. Алар һәркем сатып алырлык. Бу балыклар Омега‑3, D витамины һәм селенга бай. ✅Әгәр сезгә чиста аксым кирәк икән, тәрәч, минтай, судак балыкларын сайлагыз. ✅Сүз баш миенә, кан тамырларына һәм йөрәккә файда турында бара икән, семгага, сөләйман балыгына (форель), горбушага игътибар итәргә кирәк. ✅Шунысы мөһим, фермерлар үстергәнгә түгел, ә кыргый балыкка өстенлек бирү яхшырак, чөнки фермерныкында антибиотиклар, буягычлар һәм башка катнашмалар булырга мөмкин. ✅Бюджет суперфуд - үз сутындагы сардиннар. Сөякләре бар икән, өстәмә рәвештә кальций алырга мөмкин. ✅Елга балыкларында исә Омега-3 юк диярлек, алар аксым чыганагы һәм ухага яхшы.