Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
Новости
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Мул көзнең беренче саны дөнья күрде. Укып өлгердегезме? «Матурлык – табигыйлектә». Журнал тышлыгы герое – биология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты профессоры Нәфисә Зыятдинова белән кеше матурлыгы, җәмгыятьтәге моңа кагылышлы стереотиплар, гомумән, хатын-кыз сәламәтлеге турында сөйләшәбез. «Миссия җыр гына түгел». Татар халкының яраткан җырчысы Гөлзадә Сафиуллинаның сурәте. «Сөембикә» журналында яңа мультипроект – «Рәхмәт сиңа, әти...». Әтиле балачак, әти турында хатирәләр, әти биргән киңәшләр турында ул. Беренче кунакларыбыз – «Татарстан–Яңа гасыр» каналы алып баручысы Илдар Кыямов һәм Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтова. «Ак һәм кара, яки дөньядагы иң беренче гөнаһ». Көнчелек турында язма. Ике төрле йөзе булган …
Читать целикомӘлеге чизкейкны безгә Актанышта яшәүче татар блогеры Ирек ШӘЕХОВ пешереп күрсәтте. Сез дә әзерләп карагыз. Кирәк булачак Бисквит өчен 250 г печенье 150 г атланмай ярты әфлисун суы Крем өчен 250 г каймаклы сыр («Филадельфия», «Альметте» ише) 400 г кабак пюресы 150 г шикәр комы 3 йомырка 200 мл 33 процентлы сөт өсте ярты чәй кашыгы төелгән дарчин 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы ярты әфлисун суы чеметем генә тоз Эш барышы - безнең карточкаларда.
Теплицаны ничек юарга? 👉🏼Теплицаны юар өчен иң әйбәте – җылы суда эретелгән кер сабыны эремәсе. Ул туфракка да зыян китерми, поликорбанатка да. 👉🏼Әгәр бу җәйдә теплицадагы үсемлекләрегез авырган булсалар, марганцовка эремәсе белән юу отышлырак булачак. 👉🏼Яшелләнгән поликарбонатны чистартыр өчен артык агрессив булмаган кислоталар кулланалар. Иң гади ысулы – суга 9 процентлы аш серкәсе яки горчица салу. Яшел кунык ул – суүсемнәр һәм аш серкәсе аларны үтерә.
Авыл зиратында сиреньнәр чәчәк ата. Бу ни хәл икән? Әлмәт районы Түбән Абдул авылы.
Әлмәт районы Түбән Абдул авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Монда тамырлары белән Елховой, Түбән Абдул, «Кызыл көч» поселогыннан булган хәрбиләрнең фотолары урнаштырылган. Бу һәйкәлне ачуда эшмәкәр, депутат Якупов Дамир Наил улы финанс ярдәм күрсәткән. «Бу һәйкәл батырларыбызга булган тирән хөрмәт һәм мәңгелек хәтеребезнең символы», - ди Түбән Абдул авылы җирлеге башлыгы Равил Юнысов. Фәгыйлә Шакирова репортажы #ХәтерһәмХөрмәткөне #хәрбиоперация
Кайвакыт күңел тынычлыгы өчен тормышыбызга нәрсәдер өстәргә түгел, киресенчә, артык нәрсәләрдән арыну мөһим: үзебезгә кирәкмәгән йөкне җиңеләйтеп, тормышка башкача карый башларга... Күңел тынычлыгы – тормышта барысы да камил булганда түгел, ә кирәкмәгән нәрсәләрне «җибәрергә» өйрәнгәндә килә. Ә нәрсәләрдән баш тартырга соң – безнең карточкалардан укыгыз.
Әйе, күренекле диктор! Тагын филокартист, әллә никадәр китап, буклет, фотоальбомнарның автор-төзүчесе. Казанның үткәненә бүген ул берәмтекләп җыйган открыткалар аша күз салабыз... Бу әңгәмә дә сезгә Абдулла ага ДУБИНның яңа якларын ачмый калмас. «Ярату ул – яңадан туу...»
Кайгылы хәбәр. Абдулла Дубин вафат булды. Абдулла Дубин 1960-1980 елларда Казан телевидениесендә диктор булып эшли. Ул шулай ук туган якны өйрәнүче буларак танылуга ирешә. Борынгы открыткалар җыючылардан беренчеләрдән булып, ул Казан күренешләре белән сигез фотоальбом һәм бик күп буклетлар бастырып чыгара. Яшьтән үк туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан һәм Әстерханга багышланган тарихи открыткалар туплый. Ул чыгарган буклетлар аның өчен туган ике шәһәргә генә түгел, Кама һәм Идел буендагы башка урыннарга да багышланган. Ул 1941 елның 26 мартында Әстерханда туа. Мәктәптә укыганда, драма түгәрәгенә йөри һәм Әстерхан драма театры артисты була. Казан театр училищесында, аннары ГИТИСта укый. Соңгысын тәмамлагач, 1961 елда Казанга күченә. 1961 елдан 1984 елга кадәр ТАССР дәүләт телера…
Читать целикомМатур гаиләнең нигезендә нәрсәләр ята? Безнең сорауга Россия мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты рәисе-җитәкчесе урынбасары Илдар хәзрәт Нуриманов җавап бирә.
Гомер буе Актаныш районы мәдәният бүлегендә инспектор булып эшләгән Фәридә апа Мутинаның Әлфия Авзалова турында истәлекләреннән: "Аллаһы Тәгаләгә бик ышана иде. «Күпне күрдем, ай-вай, дип борчылмагыз, Ходай барысын да күрә», – дип әйтә иде безгә. Уйнап сөйләшә иде, әмма ышана иде. Ятим кеше бит инде ул. Ятим булгач, кем якты чырай күрсәтә, шунда бара. Актанышта Саҗидә исемле апалары бар иде. Ул аларга чыбык очы туган тиешле. Шунда кайтып йөрде, аның кызларын да кеше итте".