Гөлинә Шәйхи — 25 мая 2026 г. в 08:35:15.121
Гөлинә Шәйхи * * * Мин бу җиргә сине эзләп килдем, Ышанам мин синең барлыкка. Табармын күк меңнәр арасыннан! Югалырга гына ашыкма. Йөрәк белән йөрәк арасына Күпер салсам – кулың бирерсең. Назларыңа мохтаҗ чакларымда Зинһар өчен, сулыш өрерсең. Мәхәббәтне кемдер юктыр дисә, Ышанма син аңа. Алдалый. Минем кебек эзләп табалмаган, Сөеп карамаган аңламый. Һава кебек шундый кирәк чагың... Кайдан сине эзләп табасы? Балкып алчы якты бер нур булып, Кая таба сукмак ярасы?! #Хәерлеиртә

