Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Без – ирләр – сезне яратабыз, һәм безнең: «Нишлим?» – дигән шушы сорауга сез (төгәл) җавап бирергә тиешсез. Әйтик, игътибарың җитми дисез икән, артынан ук нишләргә икәнен дә әйтегез. «Әйдә, театрга барып кайтыйк әле, анда билетлар да бар икән», – диегез. Безгә шушы конкретлык кирәк. «Синең миңа игътибарың җитми. Игътибарың җитсен өчен миңа шул-шул кирәк...» диегез. Без бит ирләр ничек уйлыйбыз: мин эшлим, мин бит акчамны аңа кайтарып бирәм – димәк, яратам. Мин бит кибеткә кереп ризыклар алып кайтам. Боларны аны яратканга эшлим – бу минем аңа игътибарым, дибез».