Ерак Испаниядән кайгылы хәбәр килеп иреште. Танылган фоторәссам, 40 елга якын гомерен м...
Ерак Испаниядән кайгылы хәбәр килеп иреште. Танылган фоторәссам, 40 елга якын гомерен матбугатта эшләүгә багышлаган талантлы фотограф, чын профессионал Фәрит ГОБӘЕВ вафат Ул «ТАСМА» Казан фототөркеменә нигез салучыларның берсе, газета-журнал редакцияләренең алыштыргысыз авторы иде. Фотолары «Сөембикә» журналы битләрен дә бизәде. Якыннарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз. Фәрит Сәет улының якты истәлеге фотожурналистика тарихында мәңге сакланыр.