Дуслар, безне бәйрәмебез белән котлый аласыз😍 — 19 мая 2026 г. в 12:01:01.859
Дуслар, безне бәйрәмебез белән котлый аласыз😍 Бүген ‐ Татарстан матбугаты көне! 1905 елда татарча нәшер ителә башлаган «Нур» газетасы - татар журналистикасының нигез ташы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы М.Г. Әхмәтов журналистларны, нәширләрне, полиграфистларны, ветераннарыбызны һәм яшь каләм тибрәтүчелөрне бәйрәмебез белән котлады! Тугры һәм рәхмәтле укучылар, илһам, тирән эчтәлекле мәкаләләр һәм туган җиребез хакына яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде!

