Наилә Гәрәева: — 19 мая 2026 г. в 10:39:38.506
Наилә Гәрәева: "1961 елда җәйге гастрольләргә чыгып киттек. Шунда күңелләр дә, аралар да ничектер якынаеп, Рифкать миңа беркемгә сөйләмәгән эч серләрен сөйли башлады. Кайткач, мин аның фатирын җыештырырга бардым. Ә ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Оялып: “Әнидән сора!” — дидем. Кая ул, әни якын да килми. “Юк! Кызым бик яшь әле”, — дип тик тора. Ул ка-дәресен һич хәтерләмим, булгандырмы-юктырмы, әнигә шулай тоелган гынадырмы, имеш мин өстәл сугып: “Бирсәң дә чыгам, бирмәсәң дә чыгам!” дигәнмен. “Яшь аермагыз унҗиде ел, хатыны, баласы бар, юньле булса, аерылмас иде, эчәргә ярата торгандыр, ә эчкән кеше белән яшәү — тәмуг бит ул...” Әнинең әрнеп-елап сөйләгән сүзләрен ишетәм дә, ишетмим дә: “Минем белән булгач, эчмәс... Ул бит шундый ялгыз... Шундый бәхетсез... Тик мәхәббәт коткарыр аны, бар нәрсәдән көчлерәк хис шул. Мәхәббәт хакына әллә нинди батырлыклар эшли адәм баласы!” Кыскасы, әнинең үз туксаны, минем үз туксаным туксан. Югыйсә, икебез дә хаклы сыман".

