Чаллыдан кайгылы хәбәр килде — 20 мая 2026 г. в 14:10:40.669
Чаллыдан кайгылы хәбәр килде Кичә автор-башкаручы Наил Әзһәмов вафат булды. Аңа былтыр 50 яшь тулган иде. Наилнең тромбы өзелгән, ашыгыч ярдәм килгән, ләкин табиблар ярдәм итә алмаган, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы. Җырчыны бүген иҗатташ дуслары Чаллы моргыннан туган ягы Актанышка - соңгы юлга озаттылар. Наил Әзһәмовның үлемен иҗатташ дусты, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә бик авыр кичерә: «Наил дускаем... Ышанасым да килми бу хәбәргә. Декабрьдә соңгы тапкыр күрешкән идек. Рәнҗеп китмә, дускаем. Планнарыбыз да бар иде бит әле. Кая киттең соң син шулай яшьли... Шундый матур, мәгънәле шигырьләр яза иде, шундый хыялый кеше иде. Нинди матур җыр иҗат иткән иде», - дип яза ул. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!

