Алинә Заһитова (18.05.2002) турында кызыклы фактлар — 18 мая 2026 г. в 18:49:07.920
Алинә Заһитова (18.05.2002) турында кызыклы фактлар 1. Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Ижауда туа. 2. Кыз шактый вакыт исемсез була. Алина Кабаеваның нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионатындагы триумфаль чыгышыннан соң Заһитовлар кызларына Алинә исемен кушалар. 3. Алинә турында Боз сараенда үскән дисәң дә була. Лениногорскида, Әлмәттә, Ижауда хоккей тренеры булган әтисе Илназ Заһитов гел үзе белән йөртә кызын. 4. 2014 елда Мәскәүгә күчеп, тренер Этери Тутберидзега йөргән Алинә өч айдан китәргә уйлый. Тренерына рәхмәт әйтергә һәм саубуллашырга чәчәкләр күтәреп килгән кызга атаклы тренер кабат шөгыльләнергә шанс бирә. 5. 2018 елның 21 февралендә 15 яшьлек Алинә Заһитова Олимпия Уеннарында дөнья рекорды куеп, алтын медаль яулый, Олимпия чемпионы була. 6. Нәкъ менә кызыл балерина образы Пхенчханда Алинәгә җиңү китерә. Ул анда «Дон Кихот» балеты музыкасына чыгыш ясый.

